7-нче өлеше

М. Акмулланың иҗаты югарыда телгә алынган әсәрләр белән генә чикләнми, әлбәттә. Күзәтелгән шигырьләрдә исә мәгърифәтче шагыйрь иҗатындагы төп тенденцияләр ачыграк күренә, шуңа алар шагыйрьнең бөтен иҗатын күзалларга мөмкинлек бирә. Акмулла иҗаты татар поэзиясендә мәгърифәтчелек реализмы хәлиткеч җиңүгә ирешә бару турында сөйли. Сурәтләү объекты чынбарлык булу, тел-сурәтләү чараларын халыкның җанлы сөйләм теленнән, халык авыз иҗатыннан эзләү, әсәрләрне турыдан-туры киң халык массасына, аның да изелгән, ярлы катламына адреслау, социаль гаделсезлекне, сыйнфый тигезсезлекне фаш итү, залимлеккә кискен протест белдерү — болар барысы яңа чор — XX йөз башы поэзиясенә юл ачалар. Шуңа «Акмулла, Акъегетләр тарафыннан салынган беренче әдәби, шигъри сукмаклар да зур юлга әйләнә, моннан кәрван-кәрван булып яна саф көчләр тезеләләр», — диюе белән Г. Ибраһимов, һичшиксез, хаклы иде.

 

Р.Әхмәтов.

CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2 нче том.

Theme by Danetsoft and Danang Probo Sayekti inspired by Maksimer