6-нче өлеше

Акмулла күп кенә әсәрләрендә үзен импровизация остасы, чичән итеп таныта (мәсәлән, «Нургыч акын белән әйтеше») Билгеле булганча, «импровизация-чичәнлек үзенең традициясен, поэтик алымнарын тудырган. Шигырь белән хикмәтнең аерылмас бердәмлеге, шигырь әйткәндә аны хикмәтле сүз белән күркәмләндерү йоласы — хәким шагыйрьләр традициясе татар поэзиясенең үсешенә шактый нык йогынты ясаган, поэтикасына да тирән эз салган».

 

Акмуллада акыл шигърияте халыкчан үткен формада чагылыш таба. Аның шигырьләре мәкаль һәм афоризмга бай булу, шагыйрьлек белән хакимлек бергә кушылу белән аерылып тора. Мондый шигырьдә «фикер гомумән акыл чагылышы булып кына түгел, шагыйрьнең мөнәсәбәтен ачык чагылдырган рәвештә ала». Шуңа күрә «акыл шигъриятендә лиризмның яңа сыйфатлары шәхеснең үз-үзен тирәнрәк тану нәтиҗәсе буларак ачыла бара».

 

Шагыйрь тел-сурәтләү чараларын да югары поэтик яңгырашлы итеп куллана. Беренче карашка үгет-нәсыйхәткә корылган хикмәтләр дә эмоциональ-шигъри төс ала. Акмулла әйтергә теләгән фикерен күчерелмә мәгънәдә бирергә ярата, әсәрнең төп идеясен төрле поэтик чаралар ярдәмендә ачарга омтыла. Мәсәлән, шоңкар образы анда яңа идеяләр өчен көрәшеп, яктыга, бөеклеккә омтылучы мәгърифәтле, азат кеше символы булып килә. Шагыйрь тулпар, йолдыз кашка, мәргән кебек чагыштыруларын да халык авыз иҗатыннан алып, үстереп, баетып, киң картина рәвешендә бирә. Традицион поэзиядә мәхәббәт символы булып йөргән сандугач образы — Акмуллада хөр фикер, оста сүз сөйләүче чичән символы:

 

Дөньяда тулып яткан газизләр бар,

Телләрен сандугачтай акча кискән.

 

Акмулла дүртьюллыклары афористик, үткен, кыска, халык мәкаленә якын. Хикмәт лирикасында шагыйрь үзен «иске, китап сүзе»ннән яңа поэтик мәгънә тудыручы новатор итеп таныта. «Китап чагыштыруларын исә Акмулла шулай киң кулланмый. Алар, күрәсең, аның фикерен, хыялын уятмыйлар. Иркен казакъ даласында яшәүче шагыйрьгә халыкның җыр байлыгы якынрак булса кирәк».

«...Акмулла кирәк икән — татарча, кирәк икән — башкортча, хаҗәте килгәндә саф казакъча сөйли алган, яза алган; ихтыяж булса, аларның өчесен бергә кушкан...

Шул ук вакытта Акмулла хакында бары стихияле рәвештә «катнаш» телдә язучы шагыйрь сыйфатында хөкем йөртергә дә ярамый. Төрле телләрне кызык итеп куша алган кебек, ул аларны, кирәген тапса, эзлекле рәвештә аера да белгән. Шуңа күрә аның бер төркем әсәрләре саф иске татар әдәби телендә, икенчеләре бөтенләй диярлек казакъча язылган». Бу шагыйрьнең конкрет аудиториягә аңлаешлы телдә азарга омтылуыннан килә. Акмулла, мәгърифәтче трибун шагыйрь буларак, әсәрләрен үзе яшәгән төбәкләрдәге катнаш телле кешеләргә адреслый, шуңа күрә аның шигырьләре иске татар әдәби теленең демократлашуы процессындагы үзенчәлекле бер күренеш булып тора.

 

Шагыйрь гомере буе шәкертләргә дәреснең «мәгънәсен үз теленчә төшендерергә» тырыша, башка мөгаллимнәрне дә «үзеңезнең телеңезчә анык кылып, баласы мөселманның аңлагандай» итеп белем бирергә чакыра.

Акмулла шигырьләрендә гарәп-фарсы сүзләре дә еш очрый. Бу, беренчедән, ул чордагы әдәби телнең лексик байлыгына һәм мәдрәсәләрдә тел укытуның торышына, икенчедән, шагыйрьнең катлаулы фәлсәфи проблемаларны чишкәндә гарәп-фарсы терминнарыннан файдалануына, өченчедән, күп кенә әсәрләре консерватив руханиларга атап язылуга бәйле. Шул ук вакытта Акмулла фарсы-гарәп сүзләрен бик белеп, сайлап ала, урынлы куллана, еш кына алар шигырь тукымасының камиллегенә, ритмиканың музыкальлегенә хезмәт итә. «Хатимә» газәлендә ул болай яза:

 

Син химар дип хурлаганың заты толпар улмасын...

Син гораб дип уйлаганың аслы шоңкар улмасын...

Гъәйбе изһар улса улсын, гъәйбе мазһар улмасын!

Калыбы әгъяр улса улсын, къәлбе әгъяр улмасын.

 

Химар — толпар — шоңкар, изһар — мазһар — әгъяр кебек сүзләр рифмалашып килә, шигырьнең эчке ритмикасын көчәйтүгә хезмәт итә. Мондый строфаларга лаконизм һәм төгәллек хас. Халык мәкальләрендә очраган эчке рифманы Акмулла башка әсәрләрендә дә яратып һәм оста куллана, ә «эчке рифма исә,... беренчедән, шигырьнең ритмикасына образлы төс бирә, ритмик дулкынны күзгә күренерлек ачык кыяфәткә иңдерә; икенчедән, эчке рифма булып килгән сүзләр үзара бер-берсен һәм бер-берсенең мәгънәсен ачыклыйлар».

Theme by Danetsoft and Danang Probo Sayekti inspired by Maksimer