5-нче өлеше

Яхшылык-яманлык, гаделлек-гаделсезлек, игелеклелек-залимлек, юмартлык-саранлык, иҗтимагый бурыч, вөҗдан, намус, бәхет һ. б. мораль-этик категорияләр М. Акмулла иҗатында мәгърифәтчелек идеологиясе яктылыгында бәяләнә. Кешенең рухи азатлыкка, мәгънәвит игезлеккә, дөньяви гыйлемлеккә ирешүен ул иң элек аның мәгърифәтле булуына бәйләп карый. Шәхесне бозыклыктан, җаһиллектән прогресс, бәхет-сәгадәт юлына алып чыгудагы төп киртәне шагыйрь наданлыкта күрә. Надан кеше, ди ул, «зарарлы сигез яшәр яшь елан» кебек, «холкы-тинтәк сыердай, саудырмаган», ул «үзе белмәс, юньгә кермәс», аның белән «биш көн тору — биш елга тиң», надан белән юлга чыксаң, «юлдашын танымаган ир кебек юлдан язарсың». Киресенчә, акыллылык, зирәклек, белемлелек — кешенең иң асыл сыйфаты: «акыллы адәм олугдыр», «гыйлемлек ул дәрьядыр». Шул ук вакытта шагыйрь чын гыйлемлекне кешенең рухи камиллеге, эчке сафлыгына да бәйли:

 

АҺ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын,—

Булмаса, файда бирмәс коры белем.

 

Аңга хөрлек, рухка сафлык кирәклеген аңлап, ул шәхес ирекле, тигез, бәйсез, бәхетле булырга тиеш дигән нәтиҗә чыгара, моңа комачаулаган тормыш тәртипләренә, гаделсезлеккә ризасызлык белдерә.

Шагыйрь халыкның мохтаҗлык, наданлык, караңгылык тырнагыннан ычкына алмау сәбәпләрен эзли. Бу аяныч хәлгә төшүне үз вазифаларына салкын караган, карагруһ, надан, бозык руханилар «эшчәнлегеннән» күрә: «гавам халык башларын без каңгырттык»... Тукайча туры һәм беренче заттан әйтелгән бу әрнүле хакыйкать Акмулла иҗатында еш кабатлана:

 

Бәланең күбе чыга эчемездән,

Дамелла-фәлән дигән кешемездән.

Һәркемне мулла димез алдаганда,

Чын мулла аз табылыр таңдаганда.

 

Акмулла сатира утын диннең үзенә, яки аңа тугры хезмәт иткән затларга түгел, нәкъ менә артта калган, туң фикерле муллаларга юнәлтә, аларның тышкы кыяфәтләреннән дә ачы көлә:

 

Күрер күзгә мулла сымак солтанатмыз,

Сәлләне килештереп урасак без.

 

Гавамга бер ак сәлләң өлкән булсын,

Атың, чанаң, киемең күркәм булсын.

Хосусан җаһил халык нәзаремдә

Үзең — симез, корсагың өлкән булсын!

 

М. Акмулланың дөньяга, җәмгыятькә мөнәсәбәтендә чикләнгәнлек тә нык сизелә. Көнчыгыш мәгърифәтчеләренең күбесенә хас булганча, ул прогрессны, җәмгыять үсешен диннән башка күз алдына китерә алмый. Ислам динен бу үсешкә ярдәмчел көч дип таный. Динне олылау, аллага табыну мотивлары да шуннан килә. Ул динне киләчәк тормышка, прогресска җайлаштыру, камилләштерү кирәклеген яклый. Аның кайбер шигырьләрендә остазлары — суфи шагыйрьләр алга сөргән дөнья фанилыгы, фатализм мотивлары да күренгәләп куя. Әмма Акмулланың кайсы заманда һәм нинди шартларда иҗат иткәнлеген, шул чорда хөкем сөргән иҗтимагый һәм идеологик атмосфераны искә алганда, аларның табигый булуы аңлашыла.

Шулай итеп, Акмулла наданлыкны, җаһиллекне камчылый, мәгърифәткә дан җырлый, халыкның язмышы, киләчәге өчен борчыла. Шагыйрь артта калган халыкка фән, культура, мәгърифәт кирәклегенә басым ясый:

 

Башка илне без күрәбез: тауга чыккан,

Һич кайчан ил уңалмас түбән баккан.

Мәгърифәт дәрьясы күпкә уртак,

Онытылып хур калмайдыр кулын тыккан.

 

Тормышы башка илләрнең көн шикелле,

Тормышы надан илнең төн шикелле.

Үзеңез уйлап караңыз, мигә салып,

Күренә ушы җире миң шикелле.

 

Акмулла халыкның мохтаҗлыгын шулай ук бай-түрәләрнең комсызлыгыннан, залимлегеннән, мәрхәмәтсезлегеннән күрә: казакъ далаларындагы бай-түрәләрне, авылнойны, волостнойны, аларның куштаннарын сатирик планда сурәтли:

 

Карасаң, бийдән кыен авылкайга,

Карынын тутырады ит бән майга.

Халыктан җыеп алып, файдаланып,

Барады, сәлам бирә волостнойга.

Theme by Danetsoft and Danang Probo Sayekti inspired by Maksimer