4-нче өлеше

М. Акмулла иҗаты татар җәмгыятендә мәгърифәтчелек һәм азатлык өчен көрәш хәрәкәте киң җәелгән чорга туры килә. Бу хәрәкәт иҗтимагый фикер мәйданына Ш. Мәрҗани кебек яңалык тарафдарларын чыгара. Аның «Назурәтел-хак...» китабы мөселман дөньясында күп санлы бәхәсләр уята. Догматик руханиларның «иҗтиһад монкарыйз», ягъни актив фикер йөртү, мөстәкыйль эзләнү, иҗади эшчәнлек дәвере инде күптән узган дигән реакцион карашын фаш итеп, ул яңача, хөр фикер йөртүгә юл ача.

 

Ш. Мәрҗани китаплары Оренбург, Чиләбе якларына, казакъ далаларына да барып җитә, бәхәсләр уята. Аны Акмулла да яхшы белә, Ш. Мәрҗани идеяләрен ялкынлы пропагандалый. Нәкъ шул чорда Ш. Мәрҗанигә багышланган күләмле әсәре өстендә эшли башлый. Ул аны тантаналы ода — касыйдә итеп язарга керешә. Ш. Мәрҗани идеяләрен яклаучыларга каршы төшкән кешеләргә, касыйдәсендәге аерым строфаларны кулланып, шигъри мәктүбләр ирештерә. Соңга таба мәктүбләрдәге аерым юллар касыйдәнең үзенә дә өстәлә баралар. Шагыйрьнең «унбиш ел «Назурәсен» алганыма», «моң булып кырык биштән яшем үтде» дип язуы 80 нче елларда да мәдхиянең тәмамланмавы турында сөйли. Акмулла касыйдәсен, Казанга барып, остазы кулына тапшырырга өметләнә, әмма авыр тормыш шартлары, көтелмәгән мәшәкатьләр (төрмәдә утыру һ. б.) мөмкинлек бирми. 1889 елның май аенда Ш. Мәрҗани вафат була. Бу зур югалту тәэсирендә Ш. Мәрҗанигә багышлап, дистәләрчә мәдхияләр, мәрсияләр иҗат ителә. Акмулла да, яңа тәмамлаган мәдхиясенә мәрсияне хәтерләткән бүлекчә («Җөда булдым, дәрига, аһ») өстәп, «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе»нең кулъязмасын Казанга җибәрә.

 

Акмулла мәрсиясе поэтик куәте, актуаль яңгырашы, көрәшчән пафосы белән бу жанрдагы башка әсәрләрдән аерылып тора. Бу әсәре белән Акмулла җитлеккән мәгърифәтче шагыйрь булып өлгерүен раслый. «Татар шигырь вә назымының... интибаһ дәвере капкасын ачып кергәч тә,—дип яза Җ. Вәлиди,— ез анда иң әүвәл ярты казакъ, ярты татар Акмулла әфәндегә очрыйбыз». Р. Фәхретдинов та аны «Әбелмәних, Һибәтулла ишан кабиленнән кешеләр белән бер сафка» куя, «Мәрсия»не югары бәяли. Әсәр, мәрсия дип аталса да, мәдхия булып яңгырый. Ул мәгърифәтчелек романтикасы, тирән оптимизм белән сугарылган. Акмулла татарлардагы мәгърифәтчелек идеяләрен бер Мәрҗанигә генә кайтарып калдырмый:

 

Курса хәзрәт алардан борын булган,

Мәдехкә ул бер ләикъ урын булган.

 

Шагыйрь Ш. Мәрҗани фикере өчен актив көрәш алып бара2, аның тарихи урынын билгеләргә омтыла:

 

Бөрадәр, сезгә үтенәм сәлам язып,

Күзең сал: Мәрҗани — ул Тимерказык!

Булмаса кыйбла тапмай адашырсың,

Караңгыда җүн белмәй юлдан язып!

 

Акмулла Ш. Мәрҗани идеяләренең прогресс өчен көрәштә актуаль булуын аңлый, үз халкы арасыннан мондый галим чыгуы белән хаклы горурлана, «андый фазыйл»гә «Истамбул, Мисыр, Шамда нәзыйре юк, Кышкар, Казан, Дагыстан болай торсын!» —ди.

 

Билгеле булганча, «прогрессив романтизм ... әдәбияттагы герой ролен, аның иҗтимагый активлыгын тагын да югарырак күтәрә». Акмулла да Ш. Мәрҗанине Көнчыгышның романтик поэзиясе рухында тасвирлый. Ул күбрәк дастан, кыйсса геройларын хәтерләтә. Физик һәм рухи камиллеккә ия герой хакыйкать диңгезенә чумып, фикер җәүһәрләрен таба; Фәрхәд кебек, «Мөһәндисләр сизмәгән җирдән казып», «әнһарел-хакаикъны» агыза; Данко шикелле, «караңгыда фанусны кабыза». «Мөбариз мәйданына бу чыккан соң батырлар була калды җугалгандай», «палуаннардан йыгълып бу күргән юк», «биш йөз елгы батырларны талдырган ул», «Мәрҗанигә алышырга кем чыдасын?» «батыр менән көрәшсәң, сау калмассың, аяймын, бил-умырткаң өзелсә, дус», «батырларны мәйданга чыгып күрсен...» — күз алдына әкият героена тиң мәһабәт шәхес килеп баса.

 

Акмулла героен реаль чынбарлыктан аермый, аның конкрет эшчәнлеге, хезмәтләре, аның дуслары, дошманнары турында яза. Шунысы характерлы: остазының эшчәнлеген гади халыкка аңлаешлы сурәтләү өчен шагыйрь «Мәрсия»нең беренче бүлегендә үк җанлы сөйләм, халык иҗаты элементларын мул куллана. Чагыштыруларның күбесе халык тормышына нык бәйле булу «Мәрсия» телен халыкчан итә, Ш. Мәрҗанинең романтик образын «җирнеке» итә. «Кайнар сөткә сары майны тамызган» «болагы саф, чәйгә һәркем су алгандай», «канча бала сөткә туеп», «чыкарды татлы суны тирән йирдән» — әлеге параллелизмнар, чагыштырулар һәммәсе крестьян тормышыннан, гади халыкка аңлаешлы һәм үз.

 

Автор, Ш. Мәрҗанинең изге эшләрен санагач, тугызынчы строфадан традицион мәдхиягә яңа элемент — лирик башлангыч кертеп җибәрә, чөнки шәхси мөнәсәбәтен әйтми кала алмый:

 

Әгъдасенә җан аямай каршы торып,

Аның өчен мөҗаһидмез алгы сафдан.

 

Ш. Мәрҗани дошманнарына «җан аямый каршы торырга» әзер лирик герой бүлек азагында үкенеч катыш соклану белдерә:

 

АҺ, дәрига! Баралмадым кашына аның,

Сүзенә aртыкча мин гашыйк аның.

 

Икенче бүлекне «Мәрсия»дәге лирик чигенеш дип атарга мөмкин, чөнки шагыйрь биредә үз биографиясен, шигърияткә һәм Ш. Мәрҗани карашларына ничек килүен сурәтли:

 

Мин үзем бер дәрдемәнд диванәмен,

Кайда бер тәхкыйк күрсәм, куанамын.

 

Шагыйрь «артык фән күрә алмаган»лыгын фәкыйрьлектән «шәһәр чыгып, алыс якка йөри алмаудан» күрә. Әмма остазын якларга хокукы, «Мәргәннәрне танырлык хәле» барлыгын исбат итә, 19 строфадан башлап мәгърифәт дошманнарына каршы һөҗүмгә күчә. «Мәрсия» ялкынлы публицистик памфлетны, гаепләү актын хәтерләтә башлый. Бу үзенчәлекне поэзиядә мәгърифәтчел принцип җиңүе дип карарга кирәк. Гыйлемлек — наданлык, хакыйкать — ялган, Мәрҗани — моганидләр әсәрнең буеннан-буена кискен каршы куела. Бер якта — кояшка, Тимерказыкка, айга тиңләштерелгән, мәдхия гиперболалары белән сурәтләнгән романтик герой, икенче якта — туфрак, нәҗес арасында аунаган, «дүрт аяклы мал»га, эткә, ишәккә, каргага, дегет чиләгенә, әрсез төлкегә, саудырмаган сыерга охшаш затлар. Шулай итеп, мәгърифәтчелек әдәбияты «кеше акылынын, рухи дөньясының өстенлеген, матурлыгын үз заманындагы ямьсез, явыз чынбарлыкка каршы куюы белән романтизмга юл. ача».

Хикмәтле сүз остасы Акмулла шигъриятенең җәмгыятьтә тоткан урыны, шагыйрьләрнең олы миссиясе турында уйлана:

 

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,

Аңа күз алартмаңыз хиддәт берлән!

 

Шулай итеп, поэзия чын гыйлемлеккә тиңләнә; шагыйрь әдәбиятның иң элек тәрбияви ягына басым ясый:

 

Һәр фәндә шигырь белән китаб тулы,

Карасак, ияләре кандай олы!

 

Шигырь «хак нәсыйхәт», «вәгазь белән гыйбрәт» биргәндә генә «дөрест була», ди ул, шундый поэзия генә үлемсезлеккә дәгъвә итә ала:

 

Киткәннәр кандай ирләр гәүһәр сачып,

Аларның эшләренең юлы ачык.

Гаҗәиб кыйммәт әсәр калдырганнар.

Хикмәтнең мәхзәненнән мисраг ачып.

 

Ш. Мәрҗанине һәм үзен автор шундый затларга тиңли, шул бөеклектән торып, ачуын, нәфрәтен, сарказмын йома төшеп, муллаларны үгетләргә тели:

 

Кил, зинһар, бөрадәрем, инсафка кил,

Куәтең канча икән, — чамаңны бел!

Халь килсә, аның эшен сез дә эшләңез.

Булмаса, файда бирмәс такылтак тел!

 

Автор Ш. Мәрҗани яклылар җиңәчәгенә ышана. Замандашлары Зәйнулла, Ризаэтдин, Борһанетдин, Мәмсәвиләр яңалыкка юл ярып баралар.

Аның гомумиләштерелгән «без»е артына руханиларның артта калган консерватив даирәсе яшеренгән:

 

Без сатдык меллалыкның корвт атын,

Бездән артык яулыклы дөрест хатын.

Ашкан бер галим чыкса — яманлаймыз,

Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз.

 

Яманлыкны, җаһилекне шул катлам вәкиле исеменнән фаш итү татар поэзиясендә Акмуллага чаклы сирәк очрый. Бу алымны куллану авторга, беренчедән, ялангач дидактикадан котылырга, икенчедән, тәнкыйтьнең сатирик үткенлеген, үтемлелеген көчәйтергә ярдәм итә, алга таба бу алымны аеруча Г. Тукай оста файдалана. Шагыйрьнең Ш. Мәрҗани дошманнарына әйткән соңгы, сүзләре дә татар мәгърифәтчелек поэзиясенең, хикмәт лирикасының классик үрнәге:

 

Яхшыны сүккән илән аты китмәс,

Яман сүзнең күңелдән даты китмәс;

Саф алтынны нәҗескә буяу илән

Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!

 

Кыйсык ук аткан менән туры китмәс,

Күңелдән яман сүзнең куры китмәс,

Котырган эт һава карап әргән менән

Асманда торган айның нуры китмәс!

 

Әсәренең төп өлеше шулай ук күтәренке, патетик рухта тәмамлана. Иң азакта гына Акмулла, традицион мәрсия кануннарын искә алып, остазы каршында үзенең түбән зат икәнлеген исбатларга керешә. Искелеккә болай «ташлама ясауның», мескенлеккә сабышуның сәбәбе «Мәрсия»нең соңгы строфасында ачыклана:

 

Кечерәйтсәңез, кечрәергә мин яранмын,

Үзеңез зураерга ярасаңыз!

 

Димәк, шагыйрь остазына олы ихтирам йөзеннән генә үзен түбәнәйтеп күрсәтә, чынлыкта Мәрҗани дошманнарына дөреслекне ихтирам итүдән башка юл калмавын әйтә.

Шулай итеп, М. Акмулла бу әсәрендә замандашларын борчыган күп кенә проблемаларга җавап бирә, мәгърифәтчелек позициясендә торып, наданлык, торгынлык, тискәрелекне фаш итә. Лирик чигенешләр, шагыйрьнең авыр тормыш юлын, шәхси халәтен күзалларга мөмкинлек бирү белән бергә, эмоциональ кайнарлык, публицистик үтемлелек, лирик җылылык өсти. Романтик күтәренкелек, шартлылык реалистик конкретлык белән үрелеп бара. Әлеге мөһим үзенчәлекләр «Дамелла Шиһабетдин хәзрәт мәрсия»сен яңача язылган әсәр итеп таныта, аның кин таралуына сәбәп була.

М. Акмулланың Ш. Мәрҗанигә багышланган башка әсәрләре дә бар. Арада иң әһәмиятлесе — Нургали хәзрәткә язылган ачык хаты. Әлеге касыйдәнең бер өлеше (48 юл) Р. Фәхретдиновның «Асар»ендә (IV том), тулырак варианты Д. Качкынбаев язмаларында (200 юлдан артык). Әсәр «Мәрсия»дәге төп тезисларны тулыландыра, конкретлаштыра төшә, «Мәрсия»дәге юллар, строфалар да кабатлана. Бу фактлар касыйдәнең «Мәрсия» белән бер үк чорда яки берникадәр соңрак иҗат телүе хакында сөйли. Әсәрнең төп пафосы консерватив карашлы Нургали мулланың тискәрелеген, наданлыгын фаш итүгә юнәлдерелгән:

 

Тыя торган аксакаллар вафат булды,

Инде безгә фетнә салу ансат булды,

Казан халкы башларын без каңгырттык,

Вөҗүдемез гайне бер афәт булды.

 

Атап язылган бу әсәр дә гомуми көчкә ия. Халыкны алдау юлына баскан, үзләрен изге юлда йөрүче дип атаган башка руханиларны да автор камчылый:

 

Әллә качан сезнең паруд туңган микән,

Булмаса, хакъдан күзен йомган микән?

Артыкча таза йирне артка ташлап,

Чебендәй, кутыр җиргә кунган микән?

 

Аныңча, мулла исеменә лаек кеше — иң элек гыйлем иясе һәм намуслы шәхес булырга, халык интереслары белән яшәргә, аның моң-зарын, уй-фикерләрен белергә, ярдәмгә килергә тиеш:

 

Галим булса, дин бабында зарлы булсын,

Кирәк ул бай, кирәк [ул] ярлы булсын!

 

Бу канатлы юлларны автор башка әсәрләренә дә кертә. Димәк, алар Акмулланың тормыш кануны булган: «Мулла икән дип һәркемгә алданмаймын, җебе таза булмаса — җалганмаймын»,— ди ул. Хатны шагыйрь искелек тарафдарларын көрәш мәйданына чакыру белән тәмамлый:

 

Нургали, курыкды дип булма алаң,

Әгәр син таяк алсаң, мин ук алам;

...Башым минем исән торса, китаб — кулда,

Әгәр син мылтык алсаң, мин туп алам!

 

Ш. Мәрҗанигә генә түгел, М. Акмулла башка татар укымышлыларына атап та шигырьләр яза. Д. Качкынбаев, мәсәлән, аны «...Казан галимнәреннән Галимҗан әл-Барудины сөяр иде һәм аның хакында язган бәетләре булып, бәгъзе вакытларда Мәдех кылып укыр иде»,— дип яза. 1977 елда Башкортстанның Зилаир районы, Югары Туш авылында яшәүче И. Б. Идрисовтан Акмулланың үз кулы белән Зәйнулла ишанга язган уң. тугыз строфалы касыйдәсе табылуы да шагыйрьнең бу жанрда күп һәм яратып эшләгәнлеге хакында сөйли. Аларның һәркайсысында яңалык, мәгърифәт өчен көрәшүчеләргә дан җырлана.

Theme by Danetsoft and Danang Probo Sayekti inspired by Maksimer