3-че өлеше

Акмулла иҗатының хронологиясе әлегә төгәл аныкланмаган. Кайбер галимнәр фикеренчә, шагыйрь Эстәрлебаш мәдрәсәсендә укыган чакта ук яза башлый, ләкин ул әсәрләренең күбесе сакланмаган. Шагыйрьнең башлангыч чор иҗатын характеpлый торган бердәнбер әсәр — әтисенә хаты. Әсәр, иң элек, реаль шәхескә атап язылуы һәм турыдан-туры шагыйрьнең биографиясенә бәйле булуы белән әһәмиятле. Алга таба да Акмуллага, үз башыннан кичкән хәлләр турында язу хас, бу исә шагыйрьнең иҗат эволюциясен ачыкларга ярдәм итә.

 

Хат Мифтахетдиннең туган йорттан ни өчен чыгып китүе хакында. Шагыйрь бу хатны «күңеле сынып», «зарланып» язуын әйтә, «мөсафир мулла балаң» язды, ди. Әтисе Камалетдин «унөч елда бер» «сагынып, күңел тартып» кайткан улына караңгы чырай күрсәтә. Сәбәбе ачык:

 

Әткәем, инде сезгә юк бүтән сүз, —

Бу дөнья малына туялмай күз...

 

Шул ук фикерне алга таба шагыйрь: «Берәүнең миллион сумлык кара башы» дип әйтәчәк. Хатны шагыйрь болай тәмамлый:

 

Сандугач козгын белән бергә тормас,

Юньсезләр каян белсен ир сәүдаэсен.

 

Шигырь күркәм поэтик образларга, матур чагыштыруларга бай: «Күңеле сынык ак шоңкарның баласы», «сызыладыр, көя-көя, йөрәк маем», «табылмас мең тәңкәгә мыскалымыз», «алтынның кулда барда кадере булмас» — болар барысы да җитлеккән Акмулла поэзиясендә еш кабатланачак. Әлеге хатның тагын бер үзенчәлеге — мәктүб жанрында иҗат ителүе, алга таба да Акмулланың күпчелек әсәрләре замандашларына атап язылалар («Замана галимнәренә», «Борадәргә», «Бикмөхәммәт Карый улына», «Карагыз Барлыбайга», «Нургали хәзрәткә», «Нурҗанга», «Коргамбәккә шикаять» һ. б.).

 

Акмулланың төрмәдә шул ук хат алымы белән язган шигырьләре ул чор татар поэзиясендә социаль изүгә, гаделсезлеккә, золымга каршы юнәлдерелгән иң кыю һәм үткен әсәрләр дип саналырга хаклы. Алар тоткын шагыйрьнең социаль аңы үсеүен күрсәтеп кенә калмый, бәлки шул заман тәртипләрен гаепли торган шаһитлек авазы, гаепләү документы булып торалар. Хат рәвешендә язуга, беренчедән, төрмә шартлары, икенчедән, авторның дус-ишләренә дә, дошманнарына да тугры сүз белән мөрәҗәгать итү теләге этәрә.

 

«Бәгъдәс — сәлам мин мөсафир Акмулладан, тугъры әйтеп, Халыкка җазган хак мулладан», «Дин-карендәш, барчаңызга күп-күп сәлам», «Бөрадәр, бу сүземне күрмәңез җик», «Күп сәлам, барча сахра дин-карендәш» кебек еш кабатланган эндәш сүзләр шигырьләргә, лирик интонация белән бергә, өндәү пафосы, публицистик репортаж төсмере өстиләр.

 

Шигырьләр беренче заттан ишетелү төрмәдә җәфа чигүче тоткынның үй-фикер сөрешен, эволюциясен күзалларга мөмкинлек бирә. Лирик герой баштарак төрмәгә хаксызга ябылуын, «фәкыйрь хәле»н ачынып сөйли:

 

АҺ орып, аш эчбәй, кан йотамыз,

Үлгәнгә, үлмәсәк тә, җанасамыз.

 

Шагыйрь үзен «дошманның җаласыннан пакъ мулла» дип атый. Бу ышаныч аңа башка тоткыннар хәленә керерлек көч бирә. Ул күпләрнең яла, золым корбаны булуына төшенә. Шигырьдә лирик «мин»не «без» алыштыра, барлык тоткыннар исеменнән шагыйрь төрмә тормышының тетрәндергеч күренешләрен, вәхши тәртипләрен фаш итә:

 

Саргаеп, төн йокламай таңасамыз,

Гакылдан госса менән адасамыз;

Ау корып, чебен тоткан үрмәкүчдәй,

Кандала, бөргә менән талаеамыз.

 

Төрмә үзе реалистик конкретлыкта сурәтләнә: «Тимермин кадакланган тирәзәсе, кара тас кабатланган кирәгәсе», «Мылтыклы солдат җөрер урай-урай», «Урысның тулып ятыр кенәгәсе», «Солдатлар кич булганда куйдай камай, җабады малдай кылып, санай-санай». Шундый авыр хәлдә дә шагыйрь «бу җирдә күңел куркак, телем батыр» дип, гаделсезлек корбаннарын яклап, иреккә хаклык сүзе ирештерә:

 

Мәкяным минем яткан — аты зиндан,

Һәр төрле адәми бар җәфа кылган;

Эчендә төрле гыйбрәт — хисабы юк,

Сәргыя ничә төрле — бар җыелган.

 

Кей адәм ун җыл җатыр, озак калган,

Эшләре Питербурга озап калган,

Һиммәтле кандай ирләр заигъ булып,

Аякы кесән менән тозакланган.

 

Баштарак «яхшының яманнан юк аермасы» диебрәк уйлаган шагыйрь торган саен төрмә «эчендә нахак та бар, хаклы да бар»лыгына ныграк төшенә.

 

Акмулла тәрәзә аша урамнан узып барган бай-түрәләргә, «тук мирзаларга» нәфрәтле караш ташлый, хаклык-хаксызлык, яхшылык-яманлык, тугрылык-хыянәт көрәшенең асылы турында уйлана:

 

Бәлане күреп калган асыл затлар,

Казадан тар-мар булган алтын таклар.

Дошмандың бәла аударган кайгысы мин

Кителгән булат кылыч, мәрвәрд саплар.

 

Шагыйрь үзен «бер солтанга каршы килеп», гомере төрмәдә өзелгән имам Әгъзамга, тоткын булып яткан «газиз» Йосыфка тиңли, аныңча, төрмә газабын, «җәфаны тарта килде чын гәүһәрләр», ягъни заманының кыю фикерле, зирәк ир-атлары. «Залимнәр Акмулланың җанын» кыйнаса да, «каскырлар йөрәген җараласа» да, ул хаклыкның җиңәчәгенә нык ышана, чөнки «Коръәндә залимлектән тыйган ходай».

 

Азакта «бу сүзем үләң имәс — бер нәсыйхәт» дип, ул шигъри мәктүбнең кем өчен һәм ни өчен язылуына ишарә ясый. Залимнәрнең кылган эшләрен фаш итеп, Акмулла халыкка тирән мәгънәле фикерләрен әйтә:

 

Залимдең зольме күп, күп симертсәңез,

Табактан эттең башы чурчып төсәр;

Җаманды түрә кылсаң — йортың бозар,

Гакылсызны үстерсәң— ботын сузар!

 

Төрмәдә Акмулла иң көчле әсәрләреннән берсе «Гаҗәб: һәр кем, гъәни булса...» газәлен иҗат итә. Аның язылу тарихы турында Д. Качкынбаевка шагыйрь болай сөйләгән: «Ул заманда хибесханә Троицки шәһәренең Александр II һәйкәле турысында иде. Бер көнне мин тәрәзәмдәй карап торганда шәһәрнең олы кешеләренең бер-беренә зыяфәтән йөрешкәннәрен күреп вакытымда үземнең фәкыйрь кешеләрнең хәлләреннән шикаять итеп язган идем».

 

Шагыйрьнең ачы нәфрәт белән язылган бу әсәре социаль гаделсезлеккә протест авазы булып яңгырый:

 

Гаҗәб: һәркем гани булса, аңа хөсне дидар әйләр,

Фәкыйрь мескенгә пәрва юк, мөзәлләт берлә зар әйләр.

(Гаҗәп, кем генә бай булмасын, аңа ачык чырай күрсәтелер,

Фәкыйрь мескенгә игътибар юк, рәнҗетелү белән зар итәр.)

 

Акмулланың төрмә шигырьләре арасында дошманнарына казакъ байлары Исәнгилде белән Батучка, якын дус-фикердәшләренә, Петербургта зур чиновник булган Гобәйдулла бине Җиһангиргә язган шигъри хатлары да бар. Алар шагыйрьнең төрмә шартларында актив иҗат эшчәнлеген раслыйлар. Тулаем алганда, М. Акмулланың төрмә шигырьләре татар поэзиясенең тагын да демократлаша баруы, социаль мотивларның көчәя төшүе, сыйнфый каршылыкларның ачыграк төсмерләнә баруы турында сөйлиләр.

Theme by Danetsoft and Danang Probo Sayekti inspired by Maksimer