2-че өлеше

Биографиясе күпмедер өйрәнелгән булса да, Акмулланың «чыгышы, хакында җыйналган материаллар шактый каршылыклы. Бу хакта, нигездә, ике версия яшәп килә.

Берсе буенча, Мифтахетдиннең әтисе Мөхәммәдьяр Сырдәрья якларыннан килгән казакъ кешесе булып, яшьли татар һәм башкортлар арасында яшәгән, татар мәдрәсәләрендә белем алып, хәлфә дәрәҗәсенә ирешкән. Татар кызы Бибигөлсем Сәлим кызына өйләнгән. Шул гаиләдә 1831 елның 14 (26) декабрендә Оренбург губернасы, Күл иле меңле волосте Дүсәи исемле татар авылында (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) булачак шагыйрь туган, Мөхәммәдьяр яшьли үлеп киткәч, анасы Бибигөлсем, малае туып кырык көн үтүгә, шул ук волостьның Бәләбәй өязе Туксанбай авылыннан килгән Камалетдин Ишмөхәммәт улына кияүгә чыга. Яшь баланы Камалетдин мулла метрика дәфтәренә үз улы итеп, ягъни Мифтахетдин Камалетдин улы дип яздыра.

Әлеге версияне яклаучылар Акмуллага Миасс зиратында куелган кабер ташындагы язуны дәлил итеп китерәләр. Мифтахетдинне яхшы белгән Зәйнулла Рәсүлев куйдырган бу ташка болай язылган: «Къәтле шәһидән сәнәти 1313 нче фи сәманий - әти Җөмәдиел - үля фи ләйләтиүл - җомга мелла Мифтахетдин әлмәгъруф би Акмулла ибне Мөхәммәдьяр хәлфә нәсәбән вә ибне мелла Камалетдин тәрбиятән. Тәммә, тәммә». («Шәһидләрчә үтерелгән, 1313 (һиҗри) елда, җөмадиел әүвәлнең сигезендә, җомга көне кичен, Акмулла исеме белән билгеле Мифтахетдин, нәсел буенча атасы Мөхәммәдьяр хәлфә, тәрбия буенча атасы мелла Камалетдин. Тәмам, бетте».)

Икенче версия буенча, Мифтахетдин Камалетдин улы 1831 елның иске стиль белән 14 (26) декабрендә Оренбург губернасы (1865 елдан — Уфа губернасы) Бәләбәй өязе Күл иле меңле волосте (хәзерге Башкорстан АССР Миякә районы) Туксанбай авылында мулла Камалетдин Ишкуҗа улы белән Бибиөммегөл (сем) Сәлимҗан кызы гаиләсендә туган.

1834 елның 15 мартында Туксанбай авылында халык санын алу үткәрелә. Шуннан калган документларда Мифтахетдиннең; бабасы — алтмыш алты яшьлек указлы мулла Ишкуҗа, атасы — егерме тугыз яшьлек Камалетдин Ишкужин, Бибиөмегөлсемнән туган өч яшьлек Мифтахетдин һәм аның сеңлесе Гөлниса исемнәре теркәлгән.

 

Ике версия тарафдарлары да, өстәмә дәлил итеп, Акмулланың үз әсәрләрендәге биографик мәгълүматларга һәм замандашлары аның «үз авызыннан ишеткән» сүзләргә таяналар, М. Госманов, мәсәлән, Акмулланың: «Әкәсе үлеп, чичәсен истәк алган»,— дигән сүзләрен дәлил итеп китерә. «Шагыйрь үз анасының кем булуы хакында да шактый ачык әйтә,— дип яза ул,— мәсәлән, казакъ укучыларына мөрәҗәгать итеп, үзенең ата нәселе буенча казакъ икәнлеген расларга теләгән бер шигырендә ул болай ди: «... Агалар, хәүф итәмен: анасы нугай кызы димәсәңез».

Д. Качкынбаев Акмулланың «Минем атам — казакъ, анам—нугай» дип «бәгъзе вакытта» сөйләгәнен искә төшерә. Р. Фәхретдинов шагыйрьнең үз сүзләренә таянып, ата-анасының берсе — «халис башкорт», икенчесе «Казан кешесе» булганлыгы турында яза. Д. Качкынбаев бер урында: «Үзе Акмулла башкорт халкын бик сөйми торган иде», — ди, Р. Фәхретдинов шагыйрьнең теле турында: «...Яхшы гына казакълашкан булса да, сүзендә артык казакълашмый: бөрҗан вә үсәргән башкортларыннан аермасыз рәвештә сөйләшер иде»,— дип яза.

 

Алда китерелгән чыганаклар аша әлегә бер нәрсә ачык һәм бәхәссез: «Мифтахетдиннең үз анасы Бибиөммегөлсем милләте буенча татар булган. Д. Качкынбаев Мифтахетдиннең энесе «Әхмәди башкортның ... битләренә караган вакытта, аның белән бергә тумаганлыгы чыга» ди. Акмулланың портретын ул: «Кыяфәттә урта буйлы, урта корсаклы, ак, зур, көр борынлы, борынының очы могтәдил», «Шиһаб хәзрәтнең мөшәкерте Нәҗар хәлфәгә» охшаш булган, дип сурәтли. Бу тасвир аша Мифтахетдиннең казакъ Мөхәммәдьярга охшамаганлыгы күренә.

 

Акмулла яшәгән чорда хәзерге Казагстан якларында дистәләрчә татар шагыйрьләре яши, иҗат итә, балалар укыта. Лотфулла бине Галиулла, Кәшшаф Шаһимәрдән улы Минзәләви, Әхмәт Уразаев-Кормаши, Мәүлекәй Юмачиков, Фәттахетдин ,бине Мифтахетдин кебек татар укымышлылары һәм шагыйрьләре дә әсәрләрен татарга да, казакъка да, башкортка да аңлаешлы катнаш телдә язганнар. Кызылъяр, Сәмәй, Троицк, Каргалы якларында ул чор татар поэзиясенең яңа төбәкләре, үзенчәлекле поэтик мәктәпләре формалаша. Бу якларда яшәгән татар укымышлылары саф мәгърифәт эше белән генә чикләнмичә, халыкны хәерчелектән, артталыктан чыгару юлларын да эзләгәннәр. 1861 елгы реформадан соң татар укымышлылары Россия мөселманнары арасында башланган реформаторлык һәм милли азатлык көрәшенә актив катнашалар. Оренбург, Троицк якларына барып чыккан Акмулла да бу хәрәкәткә актив катнашкан булуы ихтимал. Көрәш шартларына яраклашу Мифтахетдинне үзен казакъ кешесе дип танытырга мәҗбүр итүе мөмкин, моның өчен шагыйрь үзенә өр-яңа биография уйлап табарга тиеш була. Бер үк вакытта Дусмаилга үзен казакъ, Ризага башкорт дип күрсәтүе шушы сәбәпләр чагылышы булса кирәк. Шулай да туры сүзле шагыйрь иҗатында хакыйкать өскә чыга:

 

Казанда бер фазыйль чыкды...

Хәмде лиллаһ, бу диярда бездән чыкды

 

Акмулланың болай горурланып язуы кайсы халыкның җитлеккән иҗтимагый-политик фикеренә баш июе хакында шактый ачык әйтеп бирә. Шул ук вакытта, «Акмулла мирасын өйрәнүчеләрнең һәммәсе дә диярлек аның татар, казакъ һәм башкорт әдәбиятлары өчен уртак шагыйрь икәнлеген икърар итмичә уза алмыйлар, һәм бу аңлаешлы; аның чыгышы, тәгълим-тәрбиясе, үзләштергән традицияләре, тудырган һәм үстергән шигъри мәктәбе — һәммәсе бергә моңа бик ачык дәлил».

Укуга сәләте иртә ачылган Мифтахетдин башта Ябалактамак, аннан Менәүзтамак авылы мәдрәсәләрендә белем ала, аннары Әнәс авылының Әхмәтҗан хәзрәт мәдрәсәсенә күчә. «Мәдрәсәдәге иптәшләре вә замандашлары хәбәрләренә күрә, Акмулла зирәк вә үткен табигатьле һәм дә игътибарлы булса да, һәрбер зирәк кешеләрдә була торган хәлгә муафикъ, дәрес тугрысында тырыш булмаган вә артык ватылмаган, өзәләнеп укымаган... Йортыннан азык биреп тормаганлык вә атасы да моның хәленә артык игътибар итмәгәнлек сәбәбеннән, мәдрәсәдәге гомере ачлы-туклы үткән, хәтта бәгъзе бер вакытларда сорамый алуга да мәҗбүр булган. Бу хосусда бәгъзе бер маҗаралар да риваять ителенәдер»,— дип яза Р. Фәхретдинов.

Бәйсез характерлы, туры сүзле Мифтахетдин атасы Камалетдин мулла белән тынышып яшәмәгән, унтугыз яшендә үк дүрт ай төрмәдә утырып чыгуы да бу үзара низаглашу нәтиҗәсе булганга охшый.

Ничек кенә булмасын, яше егермедән узган егет. көннәрнең берендә атасының туры айгырын алып, туган йортыннан китә, Туксанбайга унөч ел узгач кына кайта.

Үз иркендә калган «дала шоңкары», гыйлем эзләп, «кайда мелла бар дисә» шунда бара, атаклы Эстәрлебаш мәдрәсәсенә килеп, шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән дәрес ала. Озакламый Троицк шәһәренә юл тота, укуын шунда дәвам итә. Укудан бушаган чакларында казакъ далаларына чыга, балалар укыта. Акмулла уку елларында ук «фарсы-гарәп» шагыйрьләре, Аллаһияр суфи, Кол Гали, Шәмсетдин Зәки һ. б. шигырьләре белән таныша, күп гасырлы татар әдәбияты традицияләренә таянып, беренче иҗат адымнарын ясый. Башкорт, казакъ, татар фольклоры да аның иҗатына уңай тәэсир итә. Казакъ акыннарының «иркен сүзләрен», ата-бабалар сүзләренә ялгап сөйләүләрен үз колагы белән ишеткән яшь чичән үзе дә импровизаторлык осталыгына өйрәнә, бу өлкәдә «казакъ углы казакътан аерып алмаслык дәрәҗәгә ирешә». Талантлы шагыйрь башка эшләргә дә оста була. Балта остасы гына түгел, «слесарьлык та итеп, самавыр-чәйнүкләрне юнәтер иде. Бәгъзе вакытларда киемнәрен дә тегәр иде».

Замандашларын: «Син дә инде һөнәргә омтыл, хәрәкәт кыл, талпынып һөнәр өйрән мондый чакта»,— дип өндәгән шагыйрь «яхшы гына моңлы..., җырларга да оста» була. Д. Качкынбаев аны «берәрсе курай уйнаса, ул вакытта «мина елау лязим» дип, курай көйләрен бик яратыр иде» дип искә ала. Аның үзе ясаган ат арбасы өч бүлемле була; берсендә — эш кораллары, икенчесендә — төрле китаплар, язу әсбаплары, өченчесенә үзе утырып йөри. Эштән бушаган чакларда шигырьләр яза, авыл кешеләренә әсәрләрен укый. Хаклык өйрәтүчән ак күңелле укытучы, турысын әйтүче шагыйрь булганга, казакълар аны Акмулла дип йөртәләр. Олы хөрмәт йөзеннән әйтелгән шушы ләкаб аның төп исеме булып кала. «...Акмулла дип исем алдым, бу исем бүләк булмыш тугрылыкка»,— дип яза ул.

Бервакыт Акмулла Троицк шәһәреннән йөз чакрымдагы Карагыз аймагының Карасу авылына барып чыга һәм казакъ бае Батучның балаларын укытырга яллана. Көннәрнең берендә Акмулла мәет җирләргә чакырыла. Шул чакта Кыпчак кабиләсенә караган Карабалык ыруы Карагыз аймагының Исәнгилде исемле бер бае, атына атланып, күмгән җиргә килеп чыга. Акмуллага чыбыркы белән төртеп: «Безнең казакъта «Үләнле җирдә үгез симерә, үлекле җирдә мулла симерә» дигән мәкаль бар. Карагызчы шушы муллага, ничек симергән!» дип көлә. «Дөрес әйтәсеңез,— ди шагыйрь,— үләнле җирдә үгез, үлекле җирдә мулла, даулы җирдә түрә симерә, сахрада безнең кебек муллалар булмаса, сезнең кебек җаһилләрнең башын эт кимерә!» Шагыйрьнең күпчелек биографлары Акмулланың төрмәгә утыртылуын шушы вакыйгага бәйләп карыйлар. Имеш, Исәнгилде, үч итеп, Акмулла өстеннән: «Солдат хезмәтеннән качып йөрүче нугай ул»,— дип донос язган да, аны кулга алганнар. Әмма М. Гайнетдинов китергән4 түбәндәге дәлилләр, фактлар моның алай булмавын күпмедер раслый. Беренчедән, Мифтахетдин үскән Туксанбай авылы, башка башкорт һәм Урал буе мишәрләре яшәгән авыллар кебек үк, кантон системасына кертелгән, бу авылда туып үскән һәр егет яшьтән үк хәрби хезмәт үтәүче булып саналган. Димәк, Акмулла да хәрби хезмәттә саналган, «Хезмәттән читләшеп качып йөри» дип, үз авылы халкы гына аны гаепли ала. Икенчедән, Мифтахетдин Троицк төрмәсендә, хәрби хезмәткә алыну яшеннән чыккач, кырык яшь тирәсендә утыра.

Акмулланың төрмәдән язган хатлары һәм шигырьләре аны Көнчыгыш (Урал арты) районнарында 1861 елгы реформа тәэсирендә башланган чуалышларда, җирле властька оппозицион хәрәкәткә катнашуы аркасында кулга алынган булуына ишарә ясыйлар. Хатларында дусларын, «казакъ шәкертләрен» искә алуы, аларга ялкынлы сәлам сүзләре белән бергә социаль гаделсезлекне фаш иткән шигырьләрен ирештерүе, шигырь саен диярлек «күп иде мине дошман табалаган, чыгарган төрле үсәк, җала-җаман» дип, күп санлы дошманнарын камчылавы да әлеге гипотезаны куәтли. Шагыйрьнең ни өчен дүрт ел төрмәдә утыру сәбәпләрен ачыклау күп сорауларга җавап табарга мөмкинлек бирер иде.

 

Төрмәдә утырган елларында шагыйрь көрәшен туктатмый, зинданнан котылу чарасын эзли. Үзенең дошманнары Исәнгилде белән Батуч байга нәфрәт, сарказм тулы шигъри хатларын ирештерә. Тоткыннарны җәберләүче, төрмә инвентарен читкә сатып ятучы бер надзирательне эшеннән кудырта һәм төрмәгә яптыра. Төрле урыннарга хат, гаризалар язуына карамастан, Мифтахетдин «эше» дүрт елга (Д. Качкынбаевча 1867—1872, М. Гайнетдинов, 1872—1876 булуы ихтимал, ди) сузыла. Ниһаять, суд булып, арестантлар ротасында ике ел ярым хезмәт итәргә хөкем ителә. Әмма 1871 (яки 1875) елда Әхмәтбай Бакиров исемле кеше, ике мең сум акча түләп, Акмулланы порукага ала. Төрмәдән чыккан шагыйрь яңадан Карагыз аймагына кайта, ә көз җиткәч, тулысынча аклану нияте белән Петербургка юл тота. Язга хәтле, Оренбург тирәсендәге авылларның берсендә кышлап, ул Самарага чаклы үз атында килә, Петербургка Казан аша башта пароходта, аннан поездда бара. Казанда ул остазы Ш. Мәрҗани белән күрешеп, сөйләшмәкче була, әмма «Казан шәһәренә бер барып»та, аны күрә алмый. Петербургтан кайткач, Акмулла биш ел гомерен Кызылъярда үткәрә. Аннан Таукарагай аймагында казакъ Моктаган дустында яши. Шагыйрь, башкорт кызына өйләнеп, гаилә корып җибәрә, әмма хатыны белән озак яши алмый. Мифтахетдин яңадан Миасс шәһәре тирәсендәге бер авыл кызына өйләнә, әмма хатыны аерылып китә. Мифтахетдин аны кайтарырга омтылып карый. Мөфтидән ярдәм сорап, Уфага килә, анда Р. Фәхретдинов (казый) белән очраша. Ул аңа яшь аралары зур булу сәбәпле аерылу урынлы дип аңлата. Борчуга төшкән шагыйрьнең күңелен күтәрергә теләп, Риза Фәхретдинов Акмулланы зур чәй мәҗлесенә чакыра. Ул әдәби кичә төсен ала, бик күңелле уза. Мәҗлескә катнашкан башкорт мәгърифәтчесе һәм шагыйре М. Өметбаев белән Акмулла кара-каршы шигырь әйтешә. «Акмулла үзенең шигырьләрен моңлы тавыш берлә, беркадәр кабзыять вә гайрәт берлә сөйләде, яхшы гына тәэсир бирде»,— ди Р. Фәхретдинов.— «Шушы сәгатьтән соң үзем дә мондый бер күңелле мәҗлескә очрамадым. Мондый вакытларның кадерләрене беленмәгән!»

 

Уфадан шагыйрь яңа тәэсирләр алып, яңа иҗат планнары белән китә. Тиз арада Р. Фәхретдиновка үзенең калын кулъязма китабын күчереп җибәрергә вәгъдә итә, әмма бу ниятен тормышка ашырырга өлгерми кала.

 

1895 елның 15 (27) нче октябрендә Златоустан Миасска барырга чыккан шагыйрь, төнгә калып, Сарыслан авылы читендәге тегермән янына кунарга туктый. Атларын тугарып, ут ягып, шуның яктысында язмаларын караштырып утырганда, Гафиятулла Байморат улы белән Дәүләтшаһ Надиршаһ улы исемле ат караклары аны пычак кадап үтерәләр, гәүдәсен суга ташлыйлар. Кайбер чыганаклар буенча, Акмулланы Исәнгилде байның дусты, башкорт старостасы Бурангол яллап үтерткән. Халык бу фаҗига турында «Акмулла бәете» чыгарган:

 

Акмулланың камзулы

Ука белән йөртелгән,

Акмулланың газиз башын

Дәүләт дуңгыз үтергән.

 

Татар поэзиясендә бу бәеттән кала, Тукайның үлеменә язылган бәетләр генә мәгълүм. Шагыйрь Миасс зиратында күмелә, Зәйнулла Рәсүли куйдырткан кабер ташы янына, аның 150 еллык юбилее уңае белән, язулы стела куелды.

Theme by Danetsoft and Danang Probo Sayekti inspired by Maksimer