Мәгьрифәт, яктылык җырчысы

Акмулла— татар, казакъ, башкорт халыкларының уртак шагыйре. Дим буенда туып, шул тугандаш халыклар арасында яшәгән Акмулланың хезмәт ияләренең авыр тормышына борчылып язылган әсәрләре бу халыклар әдәбияты тарихларына алдынгы мәгърифәтчелек идеяләрен ялкынлы яклау үрнәкләре .буларак кереп кала.

Шагыйрьнең «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» исемле беренче китабы 1892 елда Казанда басылып чыга. Икенче җыентыгы Габделбарый ибне Габдулла әс-Сәеди дигән кеше тарафыннан төзелеп, «Акмелла әфәнденең иншад итдеке мәнзуматилә башка бер кач мөншәдатыны вә кәндесенең тәрҗемәи хәлене мөштәмил мәҗмугадыр» («Акмулла әфәнденең дакат иткән шигырьләре белән берникадәр әсәрләре һәм биографиясен үз эченә алган җыентыгы») исеме белән 1904 елда Казанда дөнья күрә.

1907 елда «Мәшһүр шагыйремез Акмелланың Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәрсиясе вә башка шигырьләре» исемле тулырак җыентыгы Казанда чыга.

Акмулланың фәнни биографиясен булдыру эшен Р. Фәхретдинов, Гали Хәсән кебек татар галимнәре башлап җибәрә. Шагыйрь иҗаты хакында беренче тәнкыйть фикере Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Җ. Вәлиди тарафыннан әйтелә. Аның әсәрләре яңа гасыр башында ук татар мәдрәсәләрендә укытыла башлый, М. Рәмзи, X. Зәбиры, Г. Сәгъди, Гата Исхакый төзегән биобиблиографик хезмәтләрдә, календарь һәм дәреслек-хрестоматияләрдә урын ала.

Акмулла биографиясенә кагылышлы материаллар җыюны һәм әсәрләрен барлауны аның шәкерте, казакъ укымышлысы Дусмаил Качкынбаев 10 нчы елларда дәвам итә, шигырьләрен М. Сералин бастыра.

С. Мирасов, Д. Юлтый, Г. Вилданов, 3. Шакировның басма һәм кулъязма мәкаләләрендә Акмулланың тормыш һәм иҗат юлына кагылышлы яңа фактлар китерелә.

Шагыйрьнең фәнни биографиясен тудыруда Ф. Кәримнең «Шагыйрь Акмулла турында» дигән мәкаләсе («Безнең юл», 1928, 6—7 саннар) аерым әһәмияткә ия. Фактик материалга таяну, шагыйрь замандашларына, шаһитләргә мөрәҗәгать итү, Акмулланың чыгышын шактый анык билгеләргә мөмкинлек бирә. Г. Газиз белән Г. Рәхим, Г. Сәгъди язган әдәбият тарихларында Акмулла иҗатына шулай ук тиешле урын бирелә. Шагыйрь иҗатын югары бәяләп, Г. Ибраһимов аны «Беренче яңа уйгану хәбәрчесе» дип атый6. 1935 елда Акмулланың шигырь җыентыгы, С. Сәйфуллин тарафыннан төзелеп, Алма-Атада китап булып чыга («Өлендар җинагы»).

40—50 нче елларда аның тормыш һәм иҗат юлы турында М. Гали, М. Гайнуллин7 кебек күренекле татар галимнәре аерым мәкаләләр, дәреслек-хрестоматияләр өчен очерклар яздылар. Акмулла шигырьләре «Татар поэзиясе антологиясе»нә кертелде.

60 нчы еллар башында мәгърифәтче шагыйрь иҗатын өйрәнү эше яңа баскычка күтәрелде. Р. Фәхретдинов архивың барлау, археографны экспедицияләр Акмулла иҗатын күзаллауга яңа мәгълүматлар өстәде. Уфада Ә. Харисов, Р. Шәкүров, В. Әхмәдиен, Ә. Вилданов, Ә. Әсфәндияров, Казанда М. Госманов, М. Гайнетдинен, Р. Әхмәтов, Алма-Атада Б. Киңҗебаев, Б. Искаков, У. Калиҗанов шагыйрьнең соңгы чор иҗатын өйрәнүгә, биографиясендәге «ак таплар»ны бетерүгә өлеш керттеләр. Акмулланың 150 еллыгына (1981) Уфада Ә. Вилданов, Казанда М. Усманов төзегән шигырь җыентыклары чыгу шул эшчәнлекнең бер нәтиҗәсе булып тора. Хәзерге вакытта Акмулланың барланган поэтик мирасы өч мең юлдан артык.

Theme by Danetsoft and Danang Probo Sayekti inspired by Maksimer